Нурлатның яшь боксчылары бәйгедән 6 призлы урын алып кайтты

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Кичә Нурлатта тренер Олег Власенко кул астында шөгыльләнүче яшь боксчылар Самара өлкәсенең Клявлино тимер юл станциясендә бокс буенча үткәрелгән турнирда катнашып, призлы урыннар алып кайттылар. Биредә Алексей Иванов, Равил Мөхәммәтҗанов, Адель Нургалиев, Булат Шиһапов, Илсаф Хәнәфиев 1нче, Адель Булатов 2нче урыннар яулаганнар. Билгеле булганча, әлеге үсмерләр бокс белән бер елга якын гына шөгыльләнәләр әле.  Гомумән, Халыклар Дуслыгы йортында 2003-2008 елгы 20ләп үсмер әлеге спорт төренең серләрен өйрәнә һәм шул вакыт эчендә шактый гына уңышларга да ирешергә өлгерделәр. Бу көннәрдә исә яшь боксчылар чираттагы бәйге – Яңа Чишмә районында үтәчәк ачык турнирда катнашырга әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International