“Форпост” үзәге укучылар арасында плакатлар конкурсы үткәрде

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Оборона-массакүләм эшчәнлек айлыгы кысаларында “Форпост” үзәге район мәктәпләре арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган плакатлар конкурсына йомгак ясады.
Гомуми нәтиҗәләр буенча I урынга – 9нчы мәктәпнең 8Б сыйныфы укучысы Ләйлә Нәҗипова, II урынга – 2нче мәктәпнең 4А сыйныфы укучысы Ангелина Максюткина, III урынга Урта Камышлы мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Максим Петров лаек булдылар. 2нче мәктәпнең 9А сыйныфы укучысы Ирина Ярушкина актив катнашучы буларак билгеләп үтелде.
Әлеге конкурс балалар һәм яшүсмерләрнең игътибарларын Ватанны саклаучылар көненә җәлеп итү, аларда Ватанга карата мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан оештырылган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International