Руслан Хөсәенов истәлегенә мини-футбол турниры үтте

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Күптән түгел Нурлат футболчылары моннан ике ел элек вафат булган футболчы дуслары Руслан Хөсәенов истәлегенә традицион мини-футбол ярышлары үткәрделәр. Быел ул икенче тапкыр оештырылды. Галимҗан Хөсәенов исемендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә үткән ярышларда быел  Нурлаттан 7 һәм Аксубайдан 1 команда көч сынашкан. Көн буена дәвам иткән уеннарда  “АТП-2” командасы аеруча осталык күрсәтеп,  1нче урынга чыккан һәм күчмә Кубокка ия булган. АТП-1 – икенче, ә Аксубай командасы – өченче урыннарда.
-    Быел да турнир зур оешканлык белән үтте. Район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, спорт мәктәбе ярдәм иттеләр. Ә матди ягын Русланның абыйсы Рушан Хөсәенов үз өстенә алды, - ди турнирның инициаторы, “АТП” командасы тренеры Марат Хәмидуллин. – Турнирга Русланның туганнары, тормыш иптәше дә килгән иде. Руслан барыбызның да күңелләрендә ачык күңелле, спортны сөюче яхшы дус булып саклана һәм бу чара һәммәбез өчен дә зур әһәмияткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International