Нурлат укучылары “Ялкын” кунаклары булдылар

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Узган җомгада Фома мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары Казанга сәяхәт кылды. Алдан хәбәр итүебезчә, 7нчеләр сыйныф җитәкчеләре Гөлүсә Әһлиуллина турындагы видеоэш белән    “Ялкын” журналы үткәргән “Иң гүзәл кеше икәнсез” конкурсында җиңү яулаганнар иде һәм бүләкләү тантанасына Казанга чакыру алдылар. Район мәгариф бүлеге һәм мәктәп җитәкчелегенең ярдәме белән Казанга барысының да бару мөмкинлеге булды.
-    Бүләкләү тантанасы “Сәләт” яшьләр үзәгендә үтте. Бирегә бәйгедә икенче һәм өченче урыннарны яулаган Апас һәм Тукай районнары мәктәпләреннән дә укучылар килгән иде, - дип бәйгедән алган тәэсирләре белән уртаклашты Гөлүсә Әһлиуллина. – “Ялкын”лылар укучылар өчен “Уку вакыты” дип аталган бик кызыклы дискуссия оештырганнар. Ул  бүгенге көндә китап уку кирәкәме, әллә Интернет-чыганаклардан файдалану да җитәме, дигән тема буенча узды, анда безнең укучыларга да төрле рольләрдә чыгыш ясады. Чарада “Ялкын” журналы хезмәткәрләреннән тыш, Татар милли китапханәсе һәм Бөтендөнья Татар конгрессыннан да вәкилләр катнашты.
Җиңүләре өчен исә фомалылар Грамота һәм истәлекле бүләк белән билгеләп үтелгән. Сыйныфтагы 12 укучының һәркайсы һәм сыйныф җитәкчеләре катнашучы сертификатларына да ия булганнар. Ә Казанга барулары кызыклы сәяхәт буларак та исләрендә калачак, чөнки бу көнне башкаланың истәлекле урыннарында да булырга өлгергәннәр җиденчеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International