“Чыршыкай” балалар бакчасында “Мин бит татар баласы” дигән чара үтте

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

“Чыршыкай” балалар бакчасында “Мин бит татар баласы” дигән тема астында зур  бәйге – бәйрәм үтте.
Конкурста бакчаның әзерлек төркемнәренә йөрүче барлык татар балалары катнашты. Рус телле балалар бу бәйрәмгә кунак буларак чакырылган иде.
Балалар үз ана телләрендә матур итеп шигырләр сөйләделәр, җырладылар, тапкырлыкта, зирәклектә осталыкларын күрсәттеләр. Туган илебез турында белемнәрен сынадылар. Балаларыбыз милли гореф – гадәтләр, милли киемнәр, ризыклар турында да хәбәрдар икән. Бакча балалары гына булуларына карамастан, күбесе әби- бабайлары өйрәткән догаларны матур итеп укып күрсәтүләре белән дә күңелләрне яулап алды. Конкурста җиңүчеләрне һәм актив катнашучыларны грамоталар,  рәхмәт хатлары көтә. Балаларга шундый матур тәрбия биргән өчен әти-әниләренә, төркем тәрбиячеләренә ихлас күңелдән рәхмәт җиткерәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International