Шимбә көнне Чулпан авылында көрәш турниры узды, быел ул көрәш мәктәбе оешуга 30 ел тулуга багышлап үткәрелде. Турнирда нурлатлылардан тыш, республиканың Тукай, Әлки, Аксубай районнары, Яр Чаллы шәһәре, Самара өлкәсенең Шентала, Кошки районнары командалары – барлыгы 100ләп яшь көрәшче көч сынашты.
Моннан 30 ел элек ул чагында җирле җитәкчеләрнең берсе, бүгенге көндә ТР билбау көрәше буенча Федерациянең башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин инициативасы белән оештырылган Чулпан көрәш мәктәбе – көрәш буенча Халыкара, Бөтенроссия, республика чемпионнары, күпләгән спорт осталары тәрбияләгән мәктәп. Алыштыргысыз тренер Расих Сәмигуллин җитәкчелегендә авыл укучылары спорт буенча яңа үрләр яулый торалар. Бүгенге көндә ул Нурлат балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең Чулпан һәм Елаурдагы филиалларында егет һәм кызларны көрәш серләренә өйрәтә. Ә көрәш турниры күпләгән кунаклар, мәктәпнең элеккеге укучылары һәм авыл халкы катнашында зур бәйрәм булып узды.