Нурлат укучысы “Киләчәккә билет” бәйгесендә призлы урын алды

2015 елның 18 декабре, җомга

Шул көннәрдә  “Иннополис”  махсус икътисадый зонасында үткән чарада бүләкләнгән “Киләчәккә билет” республика иншалар бәйгесе җиңүчеләре арасында Нурлат шәһәренең 4нче урта мәктәбе укучысы Айдар Ибраһимов та бар иде. Айдар 7нче сыйныфта укый, бәйгедә “Хезмәт кешесе”, “Минем һөнәрем. Минем карьера” номинациясе буенча “Иң якты һөнәр” дип аталган инша белән катнашкан һәм өченче урынны яулаган. Татарстанда эшче һөнәрләрне популярлаштыруга багышлап ел саен үткәрелә торган конкурста исә быел республикадан 1191 кеше катнашкан, шуларның 153е финалга чыккан булган.
Ә чарада  Айдар белән 2нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы, төрле дәрәҗә олимпиадалар җиңүчесе  Раушан Сәгыйров та катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International