Нурлат балалары «Минем яраткан Кыш Бабаем» конкурсына бик теләп кушылган

2015 елның 18 декабре, җомга

Бу көннәрдә Балалар китапханәсендә чын-чынлап Яңа ел мохиты хөкем сөрә – нурлатлылар бирегә “Минем яраткан Кыш Бабаем” конкурсына рәсемнәр һәм кул эшләрен китерә. Мәдәни үсеш үзәге “Дуслык” газетасы һәм җирлекара китапханә белән берлектә игълан иткән әлеге конкурс нурлатлыларда зур кызыксыну уяткан, бәйгегә кул эшләре һәм рәсемнәрне мәктәп укучылары сыйныфлары белән дә, балалар бакчалары да, гаиләләр дә китерә. Шунысын да әйтик: бәйгегә эшләр кабул итү азагына якынлашып килә, дүшәмбедән җюри әгъзалары нәтиҗәләр ясый башлаячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International