Нурлат бердәмросслары “Яктылык бүләк ит!” акциясенә кушылды

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

9 декабрьдән 23енә кадәр Кырым Республикасының Бакчасарай районында яшәүчеләргә ярдәм йөзеннән игълан ителгән республика акциясенә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе әгъзалары да актив кушылды. Җирле бүлекчәнең башкарма комитетында район халкыннан яктырту приборлары җыю оештырылды. Акциягә беренчеләрдән булып Үзәк һәм Авторота микрорайоннары башлангыч бүлекчәләре һәм “Гармония” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге коллективлары  кушылырга өлгергән инде – алар шәмнәр китергәннәр. Акциягә исә  теләсә кайсы нурлатлы кушыла ала, ә яктырту приборларын җирле бүлекчәнең башкарма комитетына  Пушкин урамы, 46 адресы буенча китерергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International