Нурлатның иң яхшы авыл хуҗалыгы белгечләре 100әр мең сумлык Грантлар алды

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бүләкләнгән “ТРда иң яхшы агросәнәгат комплексы белгече”  III республика конкурсы җиңүчеләре арасында Нурлаттан да өч авыл хуҗалыгы белгече бар. Болар – “Нурлат сөте” хуҗалыгының баш зоотехнигы Фәнил Минһаҗев, “Сөләйманов Ә.И” КФХсының баш  агрономы Марс Сафин һәм “Тулпар-Агро” хуҗалыгы баш инженеры Әсгать Миннеголов. Алар дипломнар һәм 100әр мең сумлык Грантлар белән бүләкләнгәннәр.
Быел өченче тапкыр үткәрелә торган конкурста җентекле сайлап алу нәтиҗәсендә республикадан 200 иң яхшы хезмәткәр җиңү яулаган. Сайлап алуның төп критерие булып исә  һөнәри эшчәнлектә югары рейтинг күрсәткечләренә ия булу хезмәт иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International