Нурлат бердәмросслары 2016 елга эш планын раслады

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

Кичә, 15 декабрьдә, “Бердәм Россия” партиясенең депутат берләшмәләре җирле Советы президиумы утырышы үтте. Җирле Совет җитәкчесе Надежда Егорова җитәкчелегендә узган утырышта Советның 2016 елга эш планы расланды. Еллык планга төрле темаларга җирле совет җыелышлары, президиум утырышлары, депутат берләшмәләре җитәкчеләре өчен өйрәтү семинар-киңәшмәләре үткәрү кергән. Бүгенге көндә җирле бүлекчәдә барлыгы 28 депутат берләшмәсе актив эшчәнлек алып бара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International