Даими комиссия беренче утырышын үткәрде

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

Бүген район Советында җирле үзидарәгә һәм авыл хуҗалыгына булышлык итү буенча даими комиссиянең беренче эшче утырышы үтте. Район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова рәислегендә узган утырышта авыл җирлекләренең коммуналь инфрастуктура объектларын кадастр исәбенә кую һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре хакында эшлекле сөйләшү барды. Комиссия әгъзалары темалар буенча чыгыш ясап, үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр, һәр ике сорау буенча да тиешле карарлар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International