Яңа елга якынлашабыз

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

Яңа елны каршы алырга 15 көн вакыт калып бара.
Бу көннәрдә шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә яңа елга әзерлек эшләре бара.
Оешма-предприятие биналары, урамнар, чыршылар бизәлә. Шәһәр башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, шәһәрдә 4 микрорайонда чыршылар бизәләчәк. Бу – үзәк мәйдан, шикәрчеләр бистәсе стадионы, Яшьлек микрорайоны балалар мәйданчыгы һәм “Юлдаш” кибете каршындагы мәйдан.
- Шәһәрне яңа елга әзерләү буенча эшләр ноябрь аеннан старт алган иде, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Зәйдуллин.- Шәһәрнең һәр микрорайонында урамнар, парклар һәм скверларны оформить итү буенча җаваплы оешма – предприятиеләр билгеләнде. Моннан тыш, район конкурсларына әзерлек эшләре бара.
Агымдагы елда берьюлы 5 конкурс узачак. Оешма – предприятиеләрнең, авыл җирлекләрендә социаль-мәдәни объектлар административ биналарының фасадларын һәм территорияләрен, шәһәр микрорайоннарында чыршыларны һәм шәхси йортларны иң яхшы бизәүгә конкурс игълан ителде.
Бизәү эшләре 17 декабрьгә төгәлләнергә тиеш.
2016 елны каршы алуга багышланган чаралар районда 24 декабрьдә “ТатРИТЭКнефть” җәмгыяте 200 бала өчен әзерләгән бәйрәм белән башлана. 25 декабрьдән шәһәр Мәдәният сараенда район башлыгының Чыршы бәйрәме старт алачак. Бу көнне 10.00 сәгатьтә ятим һәм инвалид балалар өчен “Кот в сапогах” Яңа ел тамашасы тәкъдим ителә.
Моннан тыш, әлеге тамашаны 26 декабрьдә 10.00, 12.00 сәгатьтә район һәм шәһәрнең уку һәм спорт алдынгылары тамаша кыла алачак. 27 декабрьдә 14.00дә программаны олылар да карый алачак. Шәһәрнең төп чыршысын ачу 28 декабрьгә планлаштырыла.

Яңа елга әзерлек конкурсына нәтиҗә 18 декабрьдә ясалачак. Бу көнне район комиссиясе 5 номинациядә иң
яхшыларны ачыклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International