Бүген Нурлаттан Түбән Нурлат микрорайонына беренче рейс автобусы җибәрелде.
Автобус маршруты халык белән очрашулар вакытында яңгыраган үтенеч буенча ачылды. Әлегә ул ике рейс ясаячак: автовокзалдан иртәнге 7дә һәм кичке 17.30да кузгалачак. Маршрутның үзен ни дәрәҗәдә икътисадый аклавын һәм халыкка кирәклеген сынау өчен 1 атна вакыт билгеләнде.