Кичә район хакимияте бинасында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы булды. Аны комиссия рәисе, район башлыгы Равил Кузюров алып барды.
Утырыш дөньядагы соңгы вакыйгалар яктылыгында террорчылыкка каршы көрәшнең аеруча актуальлеген ассызыклаудан башланды. Нурлатта бүген беренче дәрәҗәдәге эш барлык халык күп итеп йөри торган объектларны да иминлек паспортлары белән тәэмин итү бурычы куелган иде. Әлеге эшнең ни дәрәҗәдә башкарылуы турында комиссия секретаре Федор Терентьев хисап тотты. Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге буенча начальнигы Хафиз Нургатин һәм шәһәр прокуроры Рамил Гарифуллинның чыгышлары бу эшнең әһәмиятлелеген ассызыклау белән бергә, тулаем уяулыкны арттыру кирәклегенә дә басым ясадылар. Сөйләшү шактый кырыс тонда барды, район башлыгы халык күпләп йөри торган урыннарда иминият паспорты булдыру эшен 23 декабрьгә тулысынча төгәлләү бурычы куйды.