2 ноябрьдән район мәктәпләре укучыларының көзге каникуллары башлана

2015 елның 30 октябре, җомга
Каникул 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
- 2015-2016 уку елына балаларның гомере һәм сәламәтлегенең куркынычсызлыгын тәэмин итәрлек оешкан ял булдыруга шартлар тудыру, укучылар өчен үткәрелә торган чараларның бердәм планын гамәлгә ашыру максатыннан һәм әти – әниләрнең күпсанлы сораулары буенча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы көзге каникулларның бердәм вакытын тәкъдим итте, - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльмира Шагаева. Район башкарма комитетының мәгариф бүлегендә хәбәр итүләренчә, каникуллар чорында 18 белем бирү учреждениесендә мәктәп яны лагерьлары эшләячәк.
Моннан тыш, һәр мәктәпнең каникул чорына үз планы булдырылган.
Бу чорда мәктәпләрдә БДИ, ОГЭга әзерлек эшләре дәвам итәчәк, экологик темага багышланган викторина, спорт линиясе буенча волейбол, футбол һәм баскетбол ярышлары, башлангыч сыйныфларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча дәресләр узачак. Каникуллар чорында да мәктәпләрдә көзге баллар дәвам итәчәк, музейларга һәм шәһәрләргә экскурсияләр планлаштырыла. Атна дәвамында һәр мәктәпнең ишеге балалар өчен ачык булачак, дип хәбәр итәләр.
Каникулларны укучылар гына түгел, аларның әти – әниләре дә көтеп ала икән.
- Мәктәпләрдә каникулларны бер үк вакытта булдыру балалар өчен дә, без - өлкәннәр өчен дә кулай, - ди нурлатлы Ольга Назарова. – Бу атнада өлкәннәр өчен дә ике көн бәйрәм ялы каралган. Балалар белән бергә булачакбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International