Беренче утырыш үтте

2015 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе
29 октябрьдә 2016 елдагы  Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алуга әзерлек һәм үткәрү  буенча район комиссиясенең беренче утырышы үтте. Аны район башлыгы Равил Кузюров җитәкли.
Билгеле булганча, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы сан алуы киләсе елның 1 июленнән 15 августына кадәр дәвам итәчәк.  Һәм әлеге масштаблы вакыйганы үткәрү зур әзерлек һәм җитди якын килүне таләп итә.
–    Авыл хуҗалыгы сан алуы барышында 8 категория объектны санаячаклар.  Алар арасында эре, урта, вак авыл хуҗалыгы оешмалары, микрооешмалар, крестьян-фермер хуҗалыклары, бакча берләшмәләре, авыл һәм шәһәрдәге шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм башкалар бар, - ди Әлмәт статистика бүлегенең Нурлаттагы баш белгече Наилә Алиева. – Әзерлек буенча календарь план эшләнгән, исемлекләр төзелгән, анда  барлыгы 15418 объект керде. Әмма исемлекләрне төгәлләштерү әле 1 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Утырышта авыл хуҗалыгы сан алуына әзерлек кысаларында иң беренче чиратта башкарыласы эшләр һәм бурычлар да аталды. Алар арасында адрес хуҗалыгын тәртипкә китерү, электрон хуҗалык итү китапларын тутыру буенча эшне активлаштыру һәм башкалар бар.  Шуңа да авыл хуҗалыгы сан алуын үткәрүдә  район һәм шәһәрнең барлык тармакларының аңлашып эшләвен булдыру һәм эшне план буенча алып бару бурыч итеп куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International