“Чишмәкәй” инглизчә сөйләшә

2015 елның 27 октябре, сишәмбе
Һәр пәнҗешәмбе көнне “Чишмәкәй” балалар бакчасы тәрбиячеләре инглиз телендә сөйләшеп алалар. “ Мин инглиз телен яратам” дип аталган әлеге дәресләрне бакчаның 1 квалификацияле укытучысы Гөлфизә Зарипова үткәрә. Инглиз теле белән кызыксынулары исә тикмәгә түгел: быел сентябрь аенда алар “50 инновацион идея” республика конкурсында катнашып, полилингваль бакча исемен дәгъваларга булганнар.
–Конкурсның “Мәгарифтә инновацияләр” номинациясендә  безнең районнан 10 бакча катнаша, ә полилингваль бакча исемен дәгъваларга бары “Чишмәкәй” генә тәвәккәлләде,–ди мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Гөлсинә Измайлова.–Биредә балалар татар, рус телләреннән тыш, инглиз телендә аралашырга да өйрәнәләр бит.
Бакчаның мондый конкурсларда катнашу тәҗрибәсе бар: алар берничә ел элек билингваль бакча исеменә лаек булганнар иде инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International