Район башлыгы “Тирмәкәй” балалар бакчасында булып китте

2015 елның 23 октябре, җомга
Бүген, 23 октябрьдә, район башлыгы Равил Кузюров мәгариф бүлеге начальнигы Линар Маняпов озатуында “Тирмәкәй” балалар бакчасының торышы белән танышты.
Әлеге мәктәпкәчә учреждение 80нче елларда төзелгән. Бүгенге көндә монда 145 бала йөри.
Район башлыгы Равил Кузюров бина фасадының ремонты, тәрәзәләрне буяу һәм җылыту буенча кисәтүләр ясады, һәм әлеге кимчелекләрнең зур чыгымнар таләп итмәвенә басым ясады. Тулаем, коллектив аңарда матур тәэсирләр калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International