Бикколда Гакыйль Сәгыйров турындагы китапны тәкъдир иттеләр

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген, 22 октябрьдә, Биккол авылы мәдәният йортында “Гакыйль Сәгыйров – үзе турында һәм барысы аның турында”  дигән китапны тәкъдир итү узды. Укучыга тәкъдим ителүче бу китап озак еллар Самара өлкәсенең Кошки районы Иске Фәйзулла авылында яшәгән һәм 16 яшендә каты авыруга дучар булган Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, “Филантроп” премиясе лауреаты Гакыйль Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган. Китап Самара өлкәсе хөкүмәте өлкә татар милли – мәдәни автономисе биргән губерна гранты средстволарына 700 данә нәшер ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International