Сессия оештыру мәсьәләләрен карады

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе
Нурлат районы советының бүген үткән икенче сессиясе  оештыру мәсьәләләрен карауны дәвам итте. Сессиянең көн тәртибе буенча, конкурс нигегезендә, ачык тавыш бирү юлы белән район башкарма комитеты җитәкчесе итеп бертавыштан Әсгать Касыйм улы Габдуллин билгеләнде.
Икенче кандидат – Наил Фазлыев үз кандидатурасын алуы турында хәбәр итте. Сессияне алып баручы район советы рәисе Равил Кузюров Әсгать Касыймовичны котлап, уңышлы эш теләде. Аннан соң беренче сессиядә оештырылган район советы даими комиссияләре составы расланды. Сессиянең шуннан соңгы мәсьәләләре буенча информацияне районның финанс-бюджет палатасы мөдире вазифаларын башкаручы Асия Әһлиуллина бәян итте. Депутатлар 2013 ел, 22 октябрьдә кабул ителгән  “Нурлат муниципаль районында бюджет процессы турында”гы һәм 2005 елның 10 ноябрендәге “Аерым төр эшчәнлек өчен вмененный  керемгә бердәм салым рәвешендә салым системасын  гамәлгә кертү турында”гы  район советы карарларына үзгәрешләр керттеләр.Соңгы көн тәртибе буенча район территориаль сайлау комиссиясенә билгеләү өчен Урта Камышлы авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Надеҗда Сергеева кандидатурасы тәкъдим ителде.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, ТР Дәүләт Советы депутатлары Илгиз Салихов һәм Шамил Яһудин  катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International