Нурлатның мәгариф хезмәткәрләре хокукый белемнәр алу елы кысаларында чаралар үткәрә

2015 елның 16 октябре, җомга
2015 ел мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты тарафыннан хокукый белемнәр алу елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Нурлат оешмасы ел дәвамында мәгариф хезмәткәрләренең хокукый белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрә. 
– Ел дәвамында 12 мәгариф учреждениесендә булып,  очрашулар үткәрергә өлгердек. Бу көннәрдә мондый чаралар дәвам итә:  хезмәт законнары буенча консультацияләр бирәбез, законнардагы үзгәрешләр,  хокуклар турында әңгәмәләр алып барабыз, хезмәткәрләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирәбез, - ди профсоюз оешмалары Советы рәисе Фәридә Сәгыйрова. 
Шундый очрашуларның берсе “Чык тамчысы” балалар бакчасында үтте. Профсоюз оешмалары Советы рәисе Фәридә Сәгыйрова, хокукый инспекторы Гүзәл Гарипова, бакча җитәкчелеге һәм профсоюз оешмасы әгъзалары катнашында үткән чара хезмәткәрләргә үзләрен кызыксындырган күпләгән сорауларга җаваплар алырга ярдәм итте. Ә кичә районның мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы активистлары  шәһәрнең 1нче мәктәбендә киңәшмәгә җыелды һәм шунда ук пенсия фонды, социаль яклау идарәсе белгечләреннән төрле сораулар буенча консультацияләр ала алдылар. 
Ел азагына кадәр мондый очрашуларның барлык  мәгариф учреждениеләрендә дә үткәрү күздә тотыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International