Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Нурлат муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Башлыгы, Нурлат муниципаль районы hәм шәhәре Советы рәисе
Район тарихы
Шәһәр картасы
Район картасы
Сайт картасы
Илкүләм проектлар
Җирле идарә органнары
Сайтка ярдәм
Бәйрәмнәр
Авыл җирлекләре
Символика
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Тематик бүлекләр
Муниципаль заказ
Коррупциягә каршы көрәш
Ситуацион үзәк
Кадрлар сәясәте
Эшчәнлек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Комиссияләр
Муниципаль контроль
Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча ТР Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый Совет
Иҗтимагый совет
Тикшерүләр планы һәм нәтиҗәләре
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Программа, проект, конкурслар
Район хезмәт күрсәтү оешмалары
Электрон хезмәтләр
Сайт архивы
Профсоюз тормышы
Документлар
Нурлат муниципаль районында хәрби исәпкә алу
Район һәм авыл җирлекләре муниципаль милке объектлары турында мәгълүмат
Бюджет үтәлеше
Комиссияләр, оешмалар
Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актлары
Сайлаулар уздыру өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Шәхси мәгълүматлар
Җирле үзидарә органнарының мәгълүмат бирү тәртибе
Саклау зоналары буенча карарлар
«Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Район авыл җирлекләренең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Җәмәгать тыңлаулары
Хезмәткәрләрнең саны һәм хезмәт өчен түләү турында белешмәләр
Шартнамә
Типик этика кодексы
Район һәм шәһәр уставлары
Муниципаль-хосусый партнерлык
Гадәттән тыш хәлләр буенча карарлар
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Видеогаллерея
Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы "Дуслык" газетасы
Нурлат ТВ
ММЧ өчен мәгълүмат
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Еш бирелә торган сораулар
Түләүсез юридик ярдәм
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Мөрәҗәгатьләр анализы
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау буенча эш тәртибен җайга сала торган норматив хокукый актлар
Мөрәҗәгать, гаризаларның билгеләнгән формасы
Элемтә өчен мәгълүмат
Муниципаль районнар
Нурлат муниципаль районы
Иске Иглай казлары Мәскәүгә китә
2015 елның 13 октябре, сишәмбе
Бу көннәрдә Иске Иглайда яшәүче Алексеевларда каз өмәләре гөрли. Алар быел 450 баш баш каз үстергәннәр.
- Ял көннәрендә 40 баш каз суеп эшкәрттек, - ди хуҗабикә Альбина Алексеева. – Якын араларда күпләп Мәскәүгә алып китәчәкләр. Ел да шулай казларыбызны Россия башкаласына озатабыз. Гомумән, урнаштыру белән проблема чыкканы юк. Кышка таба Әлмәт шәһәренә илтеп кайтабыз, анда да Иглай казларына сорау зур.
Алексеевлар өчен каз үстерү яңалык түгел. Гаилә каз бизнесы белән 30 еллап шөгыльләнә инде. Баштагы елларда, әлбәттә инде, 30-40 баш белән чикләнгәннәр. Әле узган елда да баш саны 250 генә булган. Быел бу сан бермәбер диярлек арткан. Чөнки районның кече авылларыннан саналган Иске Иглайда күпләп каз үстерү мөмкинлекләр зур: иркен болыннары да, елгалары да бар.
- Бәбкәләрне партияләп алабыз, – дип күпләп каз үстерү серләре белән уртаклашуын дәвам итә хуҗабикә. – Беренче партиядәгеләрен әле июль аенда ук суя башладык, хәзер менә икенчесе өлгерде, өченче партия Яңа ел тирәсенә үсеп җитәчәк. Каз эшкәртүне бөтен гаиләбез белән башкарабыз, шәһәрдән балалар кайта, туганнар ярдәмгә килә. Сөбханалла, казлар симез быел. 4-5, хәтта 6 килога җиткәннәре дә бар. Итенең килосын 350, эч-башын 200 сумнан сатабыз.
Әлбәттә, каз үстерү – мәшәкатьле хезмәт, чыгымнары да җитәрлек, бәбкәләрне көзгә кадәр үстереп җиткерү өчен ашату гына түгел, һәрчак күз-колак булып торырга да туры килә.
– Кечерәк вакытта бәбкәләр авыруга тиз бирешүчән була, безнең якларда төлкеләр дә шактый, алар да зыян сала. Әмма каз үстерү үзен аклый торган хезмәт. Уйлап карагыз: казның 99 проценты диярлек файдаланыла бит: ите дә, эч-башы да, йоны да әрәм булмый. Барысына да сорау бар, - ди Альбина Арсентьевна һәм: – Эш яраткан кешегә бернидән дә куркып торырга кирәкми, күп итеп алыгыз һәм үстерегез генә. Эре терлек асраучыларга да, кош-корт тотучыларга да бүгенге көндә мөмкинлекләр шулкадәр күп, урнаштыра алмам дип тә куркырга кирәкми. Акча эшләүнең төрле юлларын табарга була, - дип башкаларга да каз үстерү белән шөгыльләнергә киңәш итә.
Ә Иске Иглайда күпләп каз үстерү белән тагы бер гаилә – Анисимовлар да шөгыльләнә әле. Аларның хуҗалыгында 200ләп баш каз үскән быел.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
май, 2026 ел
Нурлатта Җиңү көне уңаеннан СВОда катнашучылар һәм геройларның гаиләләре белән тантаналы очрашу узды
СВО геройлары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен Мәдәният сараенда чәй өстәлләре артында җылы очрашу оештырылды
“Җиңү паровозы" һәм Геройлар йөзе: Нурлатта 9 май бәйрәме үзәк мәйданда узды
Биредә иртәдән бирле күпсанлы күргәзмәләр, интерактив зоналар һәм мастер-класслар оештырылды. Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, ТР экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин һәм башкалар илнең героик үткәнен һәм буыннар арасындагы аерылгысыз элемтәне чагылдырган экспозицияләрне карады.
Нурлатта "Җиңү халык хоры": йөзләгән кеше 1945 елның язындагы җырларны башкарды
Бу профессионаллар – мәдәният хезмәткәрләре, хор коллективлары чыгышы гына түгел, ә теләгән һәркем катнаша ала торган тере хәтер тавышы иде
Нурлатта Җиңү Парады узды: каһарманнарның батырлыгына Хәтер һәм Дан
Тантаналы митинг һәм парад йөзләгән нурлатлыларны җыйды, һәркем җиңүчеләр буынына хөрмәт күрсәтергә килде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз