Саклый белергә дә кирәк

2015 елның 9 октябре, җомга
Карл Маркс урамындагы 2нче йортның беренче подъездында  яшәүчеләр капиталь ремонттан соң яңарып, матураеп киткән подъездларын үрнәк төстә сакларга килешкәннәр. Һәм шуңа ирешкәннәр дә: ремонттан соң ике ел үтсә дә, ачык төскә буялган стеналарына, аксыл плитә җәелгән идәннәренә бер генә дә зыян салдырмыйлар. Нигездә өлкән яшьтәге кешеләр яшиләр биредә, идәннең чисталыгын да кайгыртып торалар. Әле пластик тәрәзә төпләрендә гөлләр үстерәләр, бик матур итеп челтәр дә элеп куйганнар. Ишекләре домофонда, подъезд төбендә үк утырып ял итәргә җыйнак кына эскәмия куелган, стенасына белдерүләр тактасы эленгән. Ишек төбендәге клумбада чәчәкләр, үрмәле гөлләр үсә. Бу йортта яшәүчеләр капиталь ремонтны башкарган подрядчылар–“Энергострой” җәмгыятенә рәхмәтле булсалар, торак милекчеләре йортны шундый хәлдә тотучы фатир хуҗаларын үрнәккә куялар. Җылы, якты подъездларда яшәүчеләргә исә салкын кыш та куркыныч булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International