Хөрмәтле аграр тармак хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы ветераннары!

2015 елның 9 октябре, җомга
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез. Сез үзегезнең карусыз хезмәтегез белән  районыбызны, шул исәптән республикабызны да үзебездә җитештерелгән сыйфатлы  продукция белән тәэмин итүгә, һәм төбәгебезнең  икътисадый үсешенә саллы өлеш кертәсез.
 Бүгенге көндә Татарстан Россия төбәкләре арасында тулаем  авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча өченче, сөт җитештерүдә беренче, ит җитештерүдә өченче урында икән, монда, һичшиксез, Нурлат игенчеләре һәм терлекчеләренең дә лаеклы өлеше бар. 
Соңгы биш елда табигать  сынауларына карамастан, сез районның авыл хуҗалыгы тармагында  тотрыклылыкны саклап кала алдыгыз һәм бүгенге көндә ул – район икътисадындагы нәтиҗәле юнәлешләрнең берсе булып тора. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру, эшкәртү сәнәгатен киңәйтү, хуҗалык итүнең кече формалары эшен активлаштыру аша җитди икътисадый һәм социаль бурычлар хәл ителә. Шуңа сезнең фидакарь хезмәтегез алдында баш иеп, без бүген олы рәхмәтебезне юллыйбыз.
Бәйрәмегез уңаеннан сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек телим, йортларыгызда муллык һәм тынычлык хакимлек итсен, эшләрегез уң, көннәрегез аяз булсын.

Равил Кузюров,Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International