Бикколдан Ильяс Могайнетдинов “Автобабай-2015 ” исемен дәгъвалады

2015 елның 6 октябре, сишәмбе
Быел Өлкәннәр көне уңаеннан 5нче тапкыр машина йөртүчеләр арасында үткәрелгән “Автобабай-2015” республика конкурсында машина йөртү остасы исемен безнең районнан Ильяс Могайнетдинов та дәгъвалады.
–Өченче ел катнашам, машина йөртү стажым 48 ел,–ди бәйгедән тәэсирләр белән кайткан “Мазда-3” хуҗасы. 42 катнашучы арасында призлы урынга чыга алмаса да туплаган осталыгы, тәҗрибәсе, кулында көче, йөрәгендә гайрәте булуын раслый алуыннан канәгать калган Ильяс ага.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International