Нурлат музейчылары форумда катнашты

2015 елның 6 октябре, сишәмбе
Татарстан Милли музее быел 120 еллык юбилеен бәйрәм итә. Сентябрьдә ул төрле илләрдән килгән һөнәрмәннәрне җыеп, халыкара форум уздырды. Музейлар ассоциациясе белән берлектә, тәҗрибә уртаклашу өчен, берничә маршрут буенча сәяхәт тәкъдим ителде. Нурлат районы музее җитәкчеләре Алабуга музей-тыюлыгына барды. Анда үткәрелгән мастер-класслар, экскурсияләр, кунакларны каршы алу, шәһәрне тәкъдим итү – болар барысы да бәяләп бетергесез  тәҗрибә  мәктәбе. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International