Хөрмәтле Нурлат районы педагоглары, мәгариф ветераннары!

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Укытучы - иң күркәм һәм иң гуманлы һөнәр, безнең һәрберебезнең акыллы киңәшләре белән эчке дөньябызны танып-белүдә һәм аны тагы да баетуда, тормышны тирәнтенрәк аңлауда аналарча ярдәм күрсәткән үз укытучыбыз бар. Соңгы елларда дәүләт мәгариф өлкәсендә зур игътибар бирә - матди-техник база яхшыра, укытучыларның хезмәт хаклары арттырыла, яңа методикалар, инновацион технологияләр кертелә. Безнең район педагоглары да заманча сыйфатлы белем һәм тәрбия бирүдә иң алдынгы технологияләрне кулланып, әйбәт нәтиҗәләргә ирешәләр, һөнәри камиллеккә омтылу белән бергә иҗтимагый активлыклары белән дә сокландыралар.
Бәйрәм уңаеннан сезгә ныклы исәнлек, гаилә бәхете, сабырлык һәм түземлелек, авыр, ләкин мактаулы эшегездә уңышлар телим.

Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы Равил Кузюров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International