Хөрмәтле нурлатлылар!

2015 елның 28 августы, җомга
Нурлат муниципаль районы җитәкчелеге сезне Татарстан Республикасы көне белән котлый!
Быел бу дата республика парламентаризмы һәм суверенитетының 25 еллыгы билгеләп үтелүе белән дә истәлекле әле.
 Шул еллар эчендә Татарстан барлык тармакларда уңышларга иреште һәм бу юлны дәвам итә. Бүген без ныклы ышаныч белән: “Республикабыз, үз төбәгебез белән горурланабыз!” – дип әйтә алабыз. Татарстанның уңышлы алга барышында безнең районның да өлеше бар. Игенчеләр, нефтьчеләр, укытучылар, табиблар, спортчылар – һәр тармакта Нурлат районын данлаучы исемнәр бар. Шуның өчен районның барлык хезмәтчәннәренә, бүгенге көндә эшләүчеләренә дә, моңа кадәр, бигрәк тә авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәтләре белән республикабызның бүгенге нигезен салучыларга да зур рәхмәт. Бүгенге көннең үсеш темпы киләчәгебезнең нигезе буласына ышана алабыз. Бәйрәм белән! Барчагызга да сәламәтлек һәм иминлек, барлык игелекле
эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International