Җирлекара китапханәдә Әдәбият елы уңаеннан очрашу үтте

2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Бүген җирлекара китапханәдә Әдәбият елы һәм Милли китапханәнең 150 еллыгы уңаеннан республиканың Әлмәт төбәгеннән килгән язучылар белән җылы  очрашу үтте. Китапханәчеләр һәм китап укучылар Әлмәт Дәүләт мңниципаль хезмәтләр институтының уку-укыту эшләре буенча проректоры, филология фәннәре кандидаты, язучы Рәфкать Шаһиев, Лениногорск төбәгендә тупы-үскән яшь шагыйрә, җырлар авторы Людмила Аланлы, прозаик һәм публицист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әсгать Салах белән аралашып, аларның иҗатлары белән якыннан таныштылар, бүгенге татар әдәбияты турында фикер алыштылар. Очрашу бик тәэсирле һәм җылы үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International