Икесенә бергә 100!

2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Быел 2015 нче елда данлы тарихлы Нурлат районы оешуга 85 ел.Республиканың иң көньяк төбәге игенчеләре, кара алтын чыгаручылары, талантлары  һәм 15 ел эшләп килүче үз телевидениесе белән горурлана ала. 5 сентябрьдә үзәк мәйданда , кичке сәгать алтыда Нурлат районы һәм  Нурлат телерадиокомпаниясе юбилее уңаеннан оештырылган бәйрәм чараларына  рәхим итегез! Казан йолдызлары, Саба артистлары, Чаллы сандугачлары һәм талантлы нурлатлылар-бергә зур сәхнәдә “Таныш булыгыз: якташлар” исемле концерт –тамашада.Чараның мәгълүмати партнерлары: “Дуслык” газетасы һәм ДФМ-Нурлат радиосы.
Без сезне күрсәттек, хәзер сез безне карарга килегез!
5 сентябрь, Үзәк мәйдан, кичке алтыда!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International