Халык бистәдәге үзгәрешләргә шат

2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Кичә, 25 августта шикәр заводы коллективы һәм әлеге микрорайон халкы белән очрашулар вакытында күтәрелгән иң тәҗел сорау шәһәр маршрут автобусы графигына кагылышлы иде һәм район башлыгы Равил Кузюров тиешле службаларга сорауны җентекләп өйрәнергә һәм җитешсезлекне якын арада төзәтергә күрсәтмә бирде. Ә чыгыш ясаучылар телендә рәхмәт сүзләре яңгырау  табигый булды, чөнки соңгы елларда бистә зур үзгәрешләр кичерә. Шикәр заводын реконструкцияләү, мәктәптә капиталь ремонт, Халыклар дуслыгы йорты ачылу, Дуслык һәм Медведский скверлары булдыру, йортларга капиталь ремонт һәм йорт яны территорияләрен ремонтлау, стадионны төзекләндерү, юллар түшәү – болар барысы да халык тарафыннан шатланып кабул ителде. Район башлыгы катнашучыларга киләчәккә планнарны да бәян итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International