Хәйрия акциясенә мөхтәсибәт тә кушылды

2015 елның 25 августы, сишәмбе
“Мәктәпкә җыенырга булыш” Республика хәйрия акциясенә район мөхтәсибәте дә кушылды. Кичә, 24 августта Түбән Нурлат микрорайоны мәчете картлары бистәдә яшәүче 3 игезәк бала үстерүче Сәйдәшевлар гаиләсенә 10 мең сум акчалата ярдәм күрсәттеләр.
Район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов әйтүенчә, акциягә һәр мәчет кушылачак. 1 сентябрьдә исә акция кысаларында шәһәр мәчетләре 8нче мәктәп укучыларына 20 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International