Нурлатта Физкультурачылар көне ярышып үтте

2015 елның 10 августы, дүшәмбе
Узган шимбә, 8 август көнне Нурлатта Физкультурачылар көне билгеләп үтелде. 
Традиция буенча, әлеге бәйрәм күпләгән спорт ярышлары, концерт номерлары белән үрелеп барды. Шул рәвешле, теләге булган һәркем шикәрчеләр бистәсендәге стадионда мини-футбол, зур футбол, җиңел атлетика эстафетасы, пневматик мылтыктан ату кебек ярышларда катнаша алды. Спорт сөючеләрне бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин, “Татарстан-Яңа Гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат җирле оешмасы җитәкчесе   Дамир Ишкинеев, спорт ветераны, Нурлатның мактаулы гражданины Марат Лотфуллин котладылар. Шунда ук бер төркем спортчыларга һәм тренерларга тармак бүләкләре дә тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International