Нурлат районында бер көндә дүрт җыен үтте

2015 елның 9 августы, якшәмбе
Бүген, 9 августта халык җыеннары Яңа Тумба, Тимерлек, Елаур һәм Заречный җирлекләрендә дәвам итте.
Һәр җирлектә дә җыеннар гражданнарның актив катнашында узды. Алар үзләрен борчыган сорауларын районның яшәешне тәмин итүче службалары җитәкчеләренә бирә алдылар. Очрашуларда исә авыллар арасындагы юлларны  төзекләндерү, салым, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә ташламалы субсидияләр турындагы мәсьәләләр актуаль булды. Әлеге сорауларга, тармак җитәкчеләреннән тыш, район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин да җавап бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International