Нурлатта агитбригада «Южная» хуҗалыгы комбайнчыларын ял иттерде

2015 елның 7 августы, җомга
Бүген агитбригада “Южная” агрофирмасының Андреевка янәшәсендәге басуында эшләүче комбайнчылар янында булды. Төшке ялга тукталган комбайнчылар район үзешчәннәреннән торган иҗат төркеменең чыгышын бик яратып кабул иттеләр һәм күңелле ял оештырганнары өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Агитбригада киләсе атна башыннан үзенең юлын районның башка хуҗалыклары буйлап дәвам иттерәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International