Төп тантаналар сагында

2015 елның 7 августы, җомга
Билгеле булганча, Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатында Нурлаттан да хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли.
Аларның шактые – 2013 елгы Универсиадада беркадәр тәҗрибә туплаган хезмәткәрләр. Нурлат эчке эшләр бүлегенең патруль-пост службасы полицейские, полиция сержанты Илназ Шәкуров та шундыйларның берсе. Ул чемпионатның беренче көннәреннән үк Казанда командировкада.
– Нурлаттан без 24 хезмәткәр, – ди Илназ. – Чемпионат 9ында тәмамланса да, без 19ларына кадәр биредә булабыз әле.
– Нурлат полицейскийлары нинди участок өчен җаваплы?
– Барыбыз да “Татнефть-Арена”да. Эшкә төрлечә билгелиләр. Мисал өчен, без җидәү төнге сменада эшлибез, калганнар көндезгедә.
– Ярышларны ачу тантанасында да булгансыз инде алайса...
– Чемпионатны ачу тантанасында да монда идек, ябу вакытында да без биредә булачакбыз. Аннан атна буе “Пилигрим” тамашасы барды, мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен зур концерт оештырдылар, әлеге чараларда да эшләдек. Әмма полицейскийларның бу тамашаларны карау мөмкинлеге юк дисәк тә була. Мәсәлән, ачу тантанасы вакытында без тышкы яктагы периметрда тәртип сагында идек. Кайсыларыбыз контроль-үткәрү пунктында булды.
– Шулай да бераз ял эләгәме соң?
– Төнгедәгеләр иртәнге 9дан кичке 5ләргә кадәр буш була. Әлбәттә, ярышлар карарга вакыт калмый анысы. Шулай да Универсиада вакытында кыенрак иде кебек, бәлкем, беренче чирканчык шулай тоелгандыр инде. Ә болай, Казанда һәр җирдә зур дөнья форумы барганлыгын тоярга була, читтән килгән туристлар да күп, һәркайда волонтерлар. Иң мөһиме, читтән килгәннәрнең дә, үзебез кешеләрнең дә культуралары сокландыра. Бу безнең эшне дә беркадәр җиңеләйтә була бит инде. Аннан, Универсиадага болай да бик шәп көязләнгән башкалабыз хәзер тагы да матурайган сыман. Кыскасы,  хезмәтебез белән үзебезне зур дөньякүләм чарада  катнашучылар, чемпионатны уздыруга үз өлешебезне кертүчеләр итеп тоябыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International