Мәктәпләрне комиссия карады

2015 елның 7 августы, җомга
Район мәктәпләре арасында яңа уку елына иң яхшы әзерлеккә республика смотр-конкурсы узды.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы җәмәгать советы әгъзаларыннан торган эксперт төркеме ике көн дәвамында районда 7 мәгариф учреждениесендә булды. Комиссия мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшергәндә, аларның территорияләренә, төзекләндерүгә, яшел зоналарга, чәчәклекләргә, укыту-тәҗрибә участоклары кебек факторларга игътибар биргән. Моннан тыш, мәктәп бинасының техник һәм санитар торышы, янгын иминлеге, туклануны оештыру, спорт заллары һәм мәйданчыклары, медицина ярдәмен күрсәтү шартлары,  социаль партнерлык та исәпкә алынган.  Республика комиссиясе җиңүчеләрне “Иң яхшы авыл мәгариф учреждениесе”, “Иң яхшы шәһәр мәгариф учреждениесе” һәм “Иң яхшы махсус (коррекцияләүче) учреждение” номинацияләрендә билгеләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International