Урак та бара, азык та әзерлиләр

2015 елның 22 июле, чәршәмбе
Бу көннәрдә район хуҗалыкларында мөһим эшләр берничә фронтта актив алып барыла.
Төп игътибар азык әзерләү һәм урып – җыюга юнәлтелгән. Чөнки барысы да көн кадагында, диләр авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсендә. Һәр коры көннәрне максималь файдаланып эшләргә һәм темпларны арттырырга. Күпьеллык үлән мәйданнарында үләннәрне икенче тапкыр чаптыру бара. Үләннәр печәнгә алына һәм сенажга салына. Кичәге көнгә район буенча 53 мең 332 тонна сенаж салынган, 15 мең 936 тонна печән әзерләнгән. Бу эштә “Нурлат сөте”, “Агромир” СЙ, “Южная” АФ, “Сөләйманов Ә.И.” КФХсы активлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International