Нурлатта “Арыш мае” кибете ачылды

2015 елның 21 июле, сишәмбе
Бүген, 21 нче июлдә, “Арыш мае” кибете ачылды.
- Сатып алучыларга, “Татспиртпромның” 200 дән артык төрдәге продукциясен дәгъдим итәбез,- дип таныштырды “Арыш мае” фирмасы астында эшләүче, “Камский бриз” ОООсы җитәкчесе Раилә Сабировна.
Яңа кибетнең ассортименты мул: икмәк-булка, сөт, кондитер эшләнмәләре һәм башкалар. Кибет җитәкчесе әйткәнчә, сатуда шулай ук Татарстан продукцияләре “Челны бройлер”, “Челны мясо”, казылык эшләнмәләре булачак. Кибетнең үзенчәлеге шунда- туй, юбилей кебек даталарга сатып алучыларга ташланмалар биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International