Нурлат районының Яңа Иглай авыл җирлегендә ифтар мәҗлесләре бер көнне 4 мәчеттә үтте

2015 елның 19 июне, җомга
Кичә, Рамазан аеның беренче көнендә, Яңа Иглай авыл җирлегендәге 4  - Яңа Иглай, Якты Күл, Тукай, Ключи авыллары мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре үткән. Мәҗлесләрне җирле "АгроИнвест" идарәче компаниясе җитәкчесе Рәис Сөләйманов оештырган. Ә өстәл әзерләү мәшәкатьләрен авыл җирлеге башкарма комитеты һәм җирле мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре үз өсләренә алган. Һәр 4 авылда да беренче ифтар мәҗлесләре Коръән сурәләре укып, илгә-көнгә догалар белән үткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International