Нурлат районының Некрасовка поселогында Балалар Сабантуе үткәрделәр

2015 елның 19 июне, җомга
Менә инде икенче ел рәттән Яңа Иглай авыл җирлегенә кергән барлык авылларда яшәүче балалар өчен Некрасовка поселогы янындагы ямьле әрәмәлектә Балалар Сабантуе үтә. Быел да авыл балалары бәйрәмне зарыгып көтеп алганнар һәм бәйрәмдә бик теләп катнашаканнар. Оештыручылар - авыл җирлеге башкарма комитеты, мәдәният, мәгариф учрежденияләре хезмәткәрләре балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, төрле ярышлар, бәйгеләр үткәргәннәр. Балаларның күңел ачуын карарага әти-әниләр белән бергә әби-бабайлары да килгәч, бәйрәм гаҗәеп куңелле гаилә бәйрәменә әверелгән. Яңа Иглай авыл җирлегендә Балалар Сабантуен киләсе елларда да үткәреп, традиөион бәйрәм итмәкчеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International