Нурлатта террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы үтте

2015 елның 19 июне, җомга
Бүген, 19 июньдә, террорчылыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Анда куелган төп көн тәртибе  - Казанда су спорты төрләре буенча 16 Дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрү чорында Нурлат муниципаль районында җәмәгать иминлеген саклау һәм террорчылык актларын кисәтүне көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында Россия МВДсының Нурлат районы буенча булеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Леонид Гаврилов чыгыш ясады. Аны УФМСның ТРдагы Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Тәлгат Нурхамитов, шәһәр прокуроры Рамил Гарифуллин, Россия УФСБсының ТР буенча аеруча мөһим эшләр буенча өлкән оперуполномоченные Ирек Незеев тулыландырдылар. Утырышта ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсенең дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Руслан Мәрданшин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International