Иң беренче ифтар – “Южная” агрофирмасы”ннан

2015 елның 19 июне, җомга
Киекле, Кизләү, Үрнәк авыллары мөселманнары өчен иң беренче ифтар ашын быел да “Южная” агрофирмасы җитәкчелеге үткәрде.
Бу көнне аш табыны  барлыгы 230 кешегә исәпләнгән иде, ул гадәттәгечә муллыгы, аш-суның уңганлыгы белән аерылып торды. Мөселманнар табын хуҗасына бик рәхмәтле булдылар, исәнлек, уңышлар теләп дога кылдылар.
Гомумән, бу авылларда ифтар ашлары  һәр көнне диярлек үтеп тора. Кизләүдә мөселманнар аны берничә ел инде имам-хатыйп Илшат хәзрәт муллалык иткән яңа мәчеттә үткәрәләр, өлкәннәрдән соң биредә балалар да догалы ризыктан авыз итәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International