Иминлек мәктәптән башлана

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
“Тормыш иминлеге нигезләре” курсын укучыларга өйрәтү буенча иң яхшы мәгариф учреждениесе район смотр-конкурсына нәтиҗәләр ясалды.  27–30 апрельдә узган конкурста барлыгы 28 мәктәп катнашкан.  Нәтиҗәдә, Киекле урта мәктәбе – I, шәһәрнең 9нчы урта мәктәбе – II, Егоркино урта мәктәбе III урынга чыккан.
ТР МЧСының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәргән “Иминлек мәктәбе” Республика ярышларында район данын шәһәрнең 3нче урта мәктәбе командасы (җитәкчеләре  Юрий Пименев) яклады.  Чара 18-22 майда Мамадыш районының Соколки торак пунктында узды. Шәһәрнең 3нче урта мәктәбе командасы мондый ярышларда икенче ел рәттән катнаша инде. Ярышларда команда әгъзалары экстремаль ситуацияләрдә эш итүгә өйрәтелгән. Моннан тыш, нормативлар – каршылыклар полосасы”н тапшырганнар, беренче медицина ярдәме күрсәтү, альпинист күнекмәләре, спорт ярышларында катнашканнар.
– Тормыш иминлеге дәресләре һәркем өчен кирәкле фән, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Линар Маняпов. – Әмма тагын да тирәнрәк аны өстәмә дәресләрдә алырга мөмкин. Шәһәрнең 3нче урта мәктәбендә  бу юнәлештә эш 2нче ел рәттән алып барыла.  Иң мөһиме – беренче ярдәм күрсәтә белү. Түземлек, ихтыяр көче – балаларда характер тәрбияли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International