Таккычларны тикшерәчәкләр

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Гостехнадзорның Нурлат районы һәм шәһәре бүлеге 8 июньнән “Трактор-Таккыч” профилактик операциясенә кушыла. 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк профилактик операция  үзйөрешле машиналар һәм таккычлар катнашындагы хокук бозулар һәм юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан үткәрелә.
– Бу чорда үзйөрешле техника һәм таккычларның техник торышы файдалану вакытында тикшереләчк, - ди  бүлекнең баш дәүләт инженер-инспекторы Дмитрий Кудряшов. – Шулай ук  эксплуатацияләүгә рөхсәт кәгазьләре, теркәү документлары, дәүләт теркәү билгеләренең булуы һәм дөрес урнаштырылуына, йөртүченең тиешле таныклыгы булуына аерым игътибар биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International