Принц Бернес сезондагы беренче җиңүне алып кайтты

2015 елның 3 июне, чәршәмбе
Казан ипподромындагы уникенче чабыш көнендә “ТНП-Зүзәйнефть” каршындагы “Ягуар” спорт клубы аргамаклары призлы урыннар алып кайттылар. Мисал өчен, Филолог көне призларына 3 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк чиста токымлы атлар арасында 1600 метрлы дистанциядә “Ягуар” клубының Принц Бернес кара җирән айгыры беренче булып килде. Аның җайдагы В. Бурнаков иде. Шул ук көнне Идел көне хөрмәте призына узган чабышта “Ягуар”ның Э.Кунакбеков иярләгән Голден Каскад туры айгыры икенче урын яулады. Бу чабышлар 4 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк чиста токымлы аргамаклар арасында 1000 метрга үткәрелде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International