Нурлатта Пушкин көне билгеләп үтелә

2015 елның 3 июне, чәршәмбе
Нурлат җирлекара үзәк китапханәсе барлык теләүчеләрне дә Россиядә Пушкин көненә багышланган иҗади кичәгә чакыра. Бөек классикның үлемсез иҗаты турында сөйләшүгә җирле авторлар, “Салават күпере” шигырь сөючеләр клубы әгъзалары да кушылачак. Кичә 6 июньдә китапханәнең уку залында көндезге 3тә башланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International