Нурлат районында азык әзерләүгә бердәм керештеләр

2015 елның 2 июне, сишәмбе
Бүген район  хуҗалыкларында азык әзерләү техникасының, азык саклау урыннарының әзерлеген составында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре булган комиссия республика смотр-конкурсы кысаларында тикшерде.
– Район хуҗалыкларының әзерлеге яхшы, - дип нурлатлыларның хезмәтен  уңай бәяләде   Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр буенча бүлеге начальнигы Наил Хәмидуллин“Нурлат сөте” хуҗалыгы Иске Чаллы бүлекчәсенең  техникасын караганнан соң.
Министрлык вәкилләре хуҗалыкның 160 гектарлы басуында гөрләп үсеп утырган люцернаның торышыннан да канәгать калдылар. Районның авыл хуҗалыгы     һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин әйтүенчә, районда күпьеллык үләннәрне яңарту буенча эш алып барыла, быел барлык мәйданнарның 30 процентлабы яңартылган. Район буенча исә азык культураларыннан күпьеллыклар 8260, кукуруз 4500, берьеллык үләннәр 4000ләп гектарда үстерелә. Быел  бер шартлы терлеккә 35 берәмлек  азык  әзерләү күздә тотыла. Район буенча үләннәрне беренче катка чаптыруны ике сменада оештырып,  15 июньгә кадәр төгәлләү бурыч  итеп куела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International