Музей кунаклар каршылады

2015 елның 2 июне, сишәмбе
Кичә, 1 июнь көнне Колбай Морасадагы Габдулла Кариев музеенда  “Татарстан-яңа гасыр” республика телевидениесенең “Әдәби хәзинә” тапшыруыннан  режиссер Зөлфирә Мөхәммәдиева җитәкчелегендәге төшерү төркеме булып китте. Төркем бирегә  татар профессиональ театрына нигез салучы якташыбызы турында тапшыру әзерләргә килгән.
–Музей буенча экскурсия булды, гомумбелем бирү мәктәбеннән  укучылар килеп  Габдулла Кариев турында шигырьләр укыдылар, аның “Артист” әсәреннән өзек уйнап күрсәттеләр,–ди музей директоры Люзия Вәлиуллина.
Тапшыру июль аенда эфирга чыгачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International